ЯҢАЛЫКЛАР


1
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Бәрлегуҗа авылында 30 мартта мәдәният йорты директоры Хисамова Миләүшә, Олы Карамал авылы китапханәчесе Байдамшина Надия, Олы Карамал авылы җирлегенең ТИҮ җитәкчесе Закирова Нурания «Карга боткасы» бәйрәме үткәрде.
28 мартта Затон урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Евгений Брехов КФУда укучыларның Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни-гамәли конференциясендә “Дороги, которые не выбирали... Боевой путь земляка рядового Ф.А. Шишкина» дип исемләнгән эзләнү-тикшеренү эшен презентацияләп, беренче урынны алды (җитәкчесе –рус теле һәм әдәбияты укытучысы Венера Җиһаншина, технология укытучысы Ирина Шишкина).
Иске Казиле урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Р. Хәйруллина бөтенроссия яшь язучылар бәйгесенең икенче турында катншаты.
Совет халкының Бөек Ватан сугышында Җиңүенә 70 еллык кысаларында театр коллективларының смотр-конкурсы дәвам итә.

31
март, 2015 ел
сишәмбе
Осинники авыл җирлеге мәдәният хезмәткәрләре язгы каникул вакытыда балалар өчен төрле чаралар үткәрә.
30 мартта ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская безнең районда эш визиты белән булды.
30 мартта безнең һәм Идел аръягы зонасының күрше районнарыннан призыв яшендәге егетләр район мәдәният йортына республика хәрби комиссары Сергей Погодин һәм ТРда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская белән очрашты.
Хөрмәтле Каматамагылылар!
Бүген Бәрлегуҗа авылы клубында Олы Карамал авылының үзэшчән театраль коллективы башкаруында Фоат Садриев пьесасы буенча әзерләнгән "Безнең авыл кызлары" спектакле куелачак. Барыгызны да көтеп калабыз!
Районда республикадагы кебек үк язгы ау, ТР хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 18 апрельдән башлана.
27 мартта Куйбышев Затон штпда 27 тыл хезмәтчәненә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре һәм продуктлар җыелмасы тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International