ЯҢАЛЫКЛАР


6
гыйнвар, 2015 ел
сишәмбе
3 январь көнне”Хуш киләсең Яңа ел!” дип исемләнгән балалар елкасы үтте. Балалар шигырьләр сөйләделәр,күңелле уеннар уйнадылар.
Олы Бортас мәдәният йортында 29 декабрьдә Яңа елга багышланган “Кар кызы бәйрәмгә чакыра” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды. Бәйрәм концерт номерлары һәм уеннар белән үрелеп барды.Ахырында лотерея уйнатылды һәм кичә дискотека белән тәмамланды.
Кече Салтык мәдәният йортында 30 декабрь көнне яңа елга багышланган “Яңа елда ак бәхетләр!” дип исемләнгән бәйрәм кичәсе уздырылды.Бәйрәм концерт номерлары белән берчә уеннарга үрелеп барды. Халык актив катнашты.

29 декабрь көнне Даныш авылы клубында “Зәңгәр ут яктысында” исемле яңа ел кичәсе булды. Кичә концерт белән башланып китте, уеннар белән үрелеп барды. Соңыннан лоторея билеты уйнатылды яшьләр өчен дискотека булды.

29 декабр көнне Олы Карамал мәктәп - бакчысында "Чыршы бәйрәме" булды.Шул ук көнне кич белән өлкәннәр өчен Олы Карамал мәдәният йортында Балмаскарад булды.
2015 нче елнын 1 гыйнвар коне Олы Мәрәтхуҗа авылының күпфункцияле культура үзәгендә, яшьләр өчен, татарча "Йолдызлар яктысында"-дискәтүк үткәрелде.

2015 елның 6 гыйнварендә Затон урта гомуми белем мәктәбенең 1 сыйныф укучылары Затон поселогы китапханәсендә үткәрелгән “Минем беренче Третьяковка” дип исемләнгән культура-күңел ачу программасын карадылар.

2014 елның 30 декабрендә Рус Бортасы авылында Яңа елны каршы алуга багышланган “Кыш Бабай планета буенча атлый” дип исемләнгән чара үткәрелде. Бәйрәмне Рус Бортасы авылы клубы һәм китапханә хезмәткәрләре әзерләделәр.


3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

Район үзәгенең Комаров урамында куелган чыршы микрорайондә яшәүчеләрен игътибарын гына түгел, кунакларны да җәлеп итте.

 


Сөйки урта мәктәбендә Затон балалар музыка мәктәбе укучылары чыгыш ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International