ЯҢАЛЫКЛАР


18
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

12 декабрьдә Кама Тамагы балалар музыка мәктәбендә ата-аналар җыелышы үткәрелде.


17
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Кама Тамагы урта мәктәбенең егетләр һәм Затон урта мәктәбенең кызлар командасы 14 декабрьдә Буада 2014-2015 уку елларында гомуми белем бирү оешмалары командалары арасында "КЭС-БАСКЕТ" мәктәп баскетбол лигасы чемпионатының зона этабында катнашты.

Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен көйләү буенча өч яклы республика комиссиясе “Югары социаль нәтиҗәлелек буенча Россия оешмасы” бөтенроссия конкурсының республика этабы җиңүчеләр һәм призерлары турында”гы карар проектын карап, конкурсның федераль этабында катнашу өчен җиңүчеләр һәм номинатларны билгеләде.

Бүген “Кама Тамагы”АХП үзе оешканчыга кадәр алынган, хәленнән килмәслек бурыч- ярты миллиардлык кредитлардан интегә. Агрофирмага алмашка килүче авыл хуҗалыгы предприятиесе бу бурычларны түләргә мәҗбүр. Бу хәлдән чыгу өчен АХПның яңа җитәкчелеге нинди чаралар күрә, үз алдына нинди максатлар куя, бу хакта “Кама Тамагы”АХП генераль директоры Айрат Нугаев сөйли.

 Бүгенге көндә “Богордский рай” социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлегендә 126 өлкән яшьтәге граждан һәм инвалид исәптә тора.

17 декабрь көнне кыш бабай Иске Казиле авылы клубында чыршыны кабызды.

12 декабрь Галимова Мөкатдисә Минневали кызына 90 яшь  тулды.


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
Бүгенге көнгә “Кама Тамагы муниципаль районының “Богородский рай” бүлекчәсендә 126 өлкән яшьтәге һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр урнашкан.

Декабрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә информатика һәм математика атналыгы үткәрелде.Быел чаралар кабинетлар чигендәүткәрелде. Мәктәп коридорларында “Ребусны чиш”, “Картина яса”, “Координаталар буенча рәсем” мастер-класслары, “Robot facing”, “Соноби кубогы җый” трек күнегүләре үткәрелде.

2014 ел дәвамында социаль саклау бүлегенә 1,5 елга кадәр бала карау буенча социаль әсбапын билгеләү өчен 81 эшләмәүче хатын-кыз килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International