ЯҢАЛЫКЛАР


16
декабрь, 2014 ел
сишәмбе

"Балалар өлкәннәрне бервакытта да тыңламый, әмма аларча кыланып, бервакытта да ялгышмый" (Джеймс Болдуин)16 декабрьдә Сөйки урта мәктәбендә директорларның методик көненә багышлап үткәрелгән чарага әлеге сүзләр эпиграф булды.

12 декабрь Осинники аылында «Сударушка» хатын- кыз клубының 20 еллыгына багышланган бәйрәм концерты узды.
01.12.2014 алып  08.12.2014 кадәр "Кама Тамагы Үзәк район больницасы" ашыгыч ярдәм бүлегенә төрле авырулар сәбәпле 102чакыру булган,район буенча 28 чакыру
12 декабрьдә Затон урта мәктәбендә укучылар сәламәтлеген ныгыту һәм саклап калу мәсьәләсендә гаилә һәм мәктәп хезмәттәшлегенә багышланган республика семинары булды.Семинар эшендә укучылар, ата-аналар, мәктәп психологлары һәм тәрбия эше буенча директор урныбасарлары катнашты. Дәресләр берүк вакытта өч төркемдә- башлангыч сыйныф, урта звено һәм өлкән сыйныф укучылары әти-әниләр һәм укытучылары өчен үткәрелде. Семинарны ачкан практикумны кадет мәктәбе психологы Марина Маркина, Казанның 3нче гимназиясе психологы Анна Миңневәлиева һәм укытучы-психолог, ТРның "Параллель" мәктәп психологлары ассоциациясе директоры Зльвира Башлай үткәрде.
14 декабрь Столяров исемендәге мәдәният йортында һәр ел саен үтә торган "Волжанка" халык хорының мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлегенә багышланган отчет концерты үтте.

4 нче-12 нче декабрь Россиядә информатика көне буларак билгеләп үтелә. Шушы форсаттан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы «Россиядә код сәгате” акциясе уздыруны максат итеп куйды.Бөтен илнең мәктәпләрендә информатика дәресләре узды.


12
декабрь, 2014 ел
җомга

Кама Тамагы урта мәктәбенең 8 сыйныф укучылары белән УФСКН Яшел Үзән МРО өлкән оперуполномоченные полиция майоры Светлана Крылова белән «Куркынычсыз наркотиклар юк»  темасына очрашу үткәрелде.

12  декабрь Россия Конституциясе көнендә Тәмте утра мәктәбендә, безнең дәүләтебезнең Конституциясе тарихына багышланган сыйныф сәгатьләре узды.

Алинә Кәримова Көрәле авылында яши. Үзе дә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр рәтенә керсә дә, аның башка кешеләргә карата мөнәсәбәтенә сокланырга гына була.

Тәмте урта мәктәбенең 9-11 сыйныф укучылары Казан электр техникасы заводына сәяхәт кылды.



ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International