ЯҢАЛЫКЛАР


9
декабрь, 2019 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексындагы хезмәт хакының торышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Республикасы Президенты  Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы «Богородский рай» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Тылсымлы могҗизалар дөньясына юл» дип исемләнгән театральләштерелгән сәяхәт оештырдылар.


6
декабрь, 2019 ел
җомга

Укучыларның хокукый аңы һәм хокукый культурасы дәрәҗәсен күтәрү максатларында Кама Тамагы муниципаль районында коррупциягә каршы көрәш буенча чаралар үткәрелә, ул 9 декабрьдә билгеләп үтелә.

    2019 елның 6 декабрендә 1 нче номерлы «Салават күпере» балалар бакчасы»нда Кама Тамагы штп ФКУ «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча ГИМС Үзәге» Кама Тамагы инспекторлык участогы дәүләт инспекторы Нияз Нуриев балалар һәм тәрбиячеләр белән очрашты.

Россиядә Ватан Геройлары көне-безнең илдә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Ул «Россиянең Хәрби дан көннәре һәм истәлекле даталары турында» РФ Федераль законы белән билгеләнгән. Бу бәйрәм үзенең тарихын 18 гасырдан бирле алып бара. Бу дата императрица Екатерина II идарә иткән күренекле вакыйга - 1769 елда Изге Георгий Победоносец орденын гамәлгә куйган. Ул елларда сугышта батырлык һәм кыюлык күрсәткән сугышчылар бу орден белән бүләкләнә. Һәм бүген 9 декабрь - Ватан Геройлары көнендә - Россиядә Советлар Союзы Геройларын, Россия Федерациясе Геройларын, Изге Георгий һәм Дан ордены кавалерларын хөрмәтлиләр.

2019 елда Татарстан Пенсия фонды 290 меңнән артык гражданга инвалидлык буенча Пенсия түләде. Аларның 250 меңе инвалид, балачактан инвалидлар-26 меңнән артык, һәм инвалид балалар-15 меңгә якын.

Инвалидлык буенча пенсияне иминләштерелгән затларның медицина күрсәткечләре буенча билгеләнә торган III, II яки I группа инвалидлык алган очракта хокукы барлыкка килгән гражданнар ала.

Инвалидлар декадасы кысаларында  2019 елның 4 декабрендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Кама Тамагы муниципаль районындагы "Богородский рай" халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге дәүләт автоном социаль хезмәт күрсәтү учреждениесенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре өченче дәрәҗәдәге сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга бүләкләр тапшырдылар.


5
декабрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Чараның пленар өлешендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Республикасы законнарының татар һәм рус телләрендәге текстлары тәңгәллеген билгеләү комиссиясе рәисе Ратникова Римма Атлас кызы катнашты.

2019 елның 17 декабрендә 15 сәгатьтән 19 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Югары Ослан районара тикшерү бүлеге җитәкчесе хокук саклау органнарының ятроген җинаятьләр, хокук саклау органнары гамәлләре һәм хезмәт хакын түләмәү, шулай ук Россия Тикшерү комитеты органнары компетенциясенә караган башка мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итәчәк.

2019 елның 4 декабрендә район туган якны өйрәнү музеенда инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Чын йөрәктән» дигән музей чарасы үткәрелде. Әлеге чара бер-берсенә карата җылы мөнәсәбәт һәр катнашучы үзенең мавыгулары, кызыксынулары, иҗади уңышлары турында сөйләде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International