Бүген, 11нче август көнендә, Кама Тамагы штпның Үзәк стадионда "Физик культура хезмәткәре көне"нә багышланган чара уздырылды.
Бүген, 11нче август көнне, Кама Тамагы муниципаль районының Башкарма комитеты чираттагы административ комиссияне үткәрде.
7нче август көнне палаткалы лагерь үз эшен башкара башлады, быел ул Кама Тамагы районының Иске Казиле авылында урнашкан. Лагерьнең сменасы 7 көн дәвам итәчәк: 7нче 13нче августка кадәр.
Бүген, 10нчы август көнне Бабаева Елизавета Павел кызына 90 яшь тулды. Әлеге бәйрәме белән аны Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Осинники авыл җирлеге башлыгы Әхәт Сагдеев һәм башкарма комитет җитәкчесенең иҗтимагый сораулар буенча урынбасары Елена Сороковнина котлады.
Бүген, 10нчы август көнне Балалар китапханәсендә яшь укучыларыбыз өчен "Яшелчәләр һәм җиләк-җимеш - файдалы ризыклар" дигән әңгәмә-уен үткәрелде.
10-13 август көннәрендә Казанда Баскет-холл баскетбол спорт бинасында (Спартаковская, 1 урамы) халыкара иптәшләрчә катнаш ир-ат командалары арасында баскетбол буенча турнирның матчлары һәм күнекмәләре узачак.
Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы хәбәр итүенчә, 2017 елның 1 нче июленнән минималь хезмәт хакының күләме Россия Федерациясендә аена 7800 сум тәшкил итә.
Шимбә көнне, 12нче августта Татарстан Республикасы Футбол Беренчелеге буенча Икенче лига узачак.
Бу шимбә көнне, 12нче августта, Кама Тамагы районының Кече Мәрәтхуҗа авылында Авыл көнен билгеләп үтәчәкләр. Чара 13 сәгатьтә башлана, бәйрәмгә барыгызны да чакырып калабыз!
Бүген 9нчы августта экология елы кысаларында Яна Сала авыл китапханәсе һәм авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре Шайхулла абый чишмәсе янында "Ага чишмә челтер-челтер" исемле сәяхәт-дәрес үткәрделәр.