Кама Тамагындагы1647нче сайлау участогында сәгать уннарда сайлаучыларга бюллетень алу өчен 10-20 минут көтергә туры килде. Биредә территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илмир Гыйлметдинов та үз тавышын бирде. Уразлинода бу вакытка 51 ,Бәрлегуҗада 56, Кама Тамагында1648нче участокта 45 процент сайлаучы үз ихтыярын белдергән иде.
Беренчеләрдән булып 1650нче сайлау участогында,ул Кама Тамагы урта мәктәбендә урнашкан, "Бердәм Россия"БСП җирле бүлекчәсе секретаре Павел Лоханов та үз тавышын бирде.