ЯҢАЛЫКЛАР


2
октябрь, 2015 ел
җомга
Түбәндәге чакыру буенча Татарстанда "Яратучы йөрәкләрдән яхшы эшләр өчен" хәйрия акциясе бара. Беренче катнашучылар Кама Тамагы районының ЗАГС булеге специалистлары булды.
1 октябрьдән хәрби хезмәткә чакырылучы егетләр өчен комиссарат ишекләре кабат ачылды. Бу көнне чакыру кәгазе алучылар комиссиягә килде. Безнең район да шушы чакыру кампаниясенә үз өлешен кертергә тиеш һәм хәрби комиссариатта ул язгы чакырылудан ким булмаячак дип ышандырдылар. Билгеләнгән йөкләмә, әлбәттә, үтәләчәк, хәзер хәрби хезмәттән читләшүче егетләр саны кими бара. Календарьгә игътибар итсәгез, 1 октябрь җитте, димәк, солдат яшендәге – 1988-1997 елларда туган егетләрне барлар чак. Көзге чакырылыш Кыш бабай килгәнче – 31 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк.

1
октябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан иң ихлас теләкләремне кабул итеп алыгыз.

15
сентябрь, 2015 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә республикабызда меңнән артык мәчет эшләп килә. Кайчандыр киселгән манаралар торгызыла, яңа изге йортлар төзелә.
Халыкка уңайлы булсын өчен 18 сентябрьдә (җомга) сәгать 8.00дән 20.00гә һәм 19 сентябрьдә (шимбә) сәгать 10.00нан 15.00гә кадәр барлык салым инспекцияләрендә Ачык ишекләр көне үткәрелә.
12 сентябрь, шимбә көнне, балалар-яшьләр спорт мәктәбе кунаклар каршы алды.
2016 елның 1 гыйнварыннан ана капиталы күләме 475 сумга җитәчәк. Бу хакта Россия Премьер-министры урынбасары Ольга Голодец хәбәр итә. Әлегә ана капиталы күләме 453 мең сумны тәшкил итә.
Көннең икенче яртысында 1650 нче участок сайлау комиссиясе әгъзаләре Марат Саттаров һәм Светлана Филлипова сайлау участогына килә алмаучыларның өйләренә барды.

2015 елның 13 сентябрендә сайланган lll чакырылыш Кама Тамагы районы муниципаль берәмлек Советлары депутатлары

1 сентябрьдән 7 сентябрьгә кадәр район мәктәпләре «Мин талантлы!» атнасына кушылды, ул Россия Федерациясе Президенты каршында бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Павел Астахов тәкъдиме белән оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International