ЯҢАЛЫКЛАР


12
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе

Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында, Карл Маркс урамында яшәүчелэрнен мөрәҗәгате буенча, Балчыклы авылы чишмэсенэ чыга торган басманы тозеклэндеру эшләре башкарылды.

Басманы төзекләндерүдә ярдәм күрсәткәннәре өчен, Балчыклы авылы Җирле ижтимагый үзидарә исеменнэн Калимуллин Халим, Салимов Зуфар, Халиуллин Радик, Калимуллин Махмут, Хуснутдинов Илдус, Сәгъдиев Раилгэ зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Өлкәннәр көне- изге һәм якты бәйрәм. Бу көннәрдә без аларга аеруча игътибар һәм кайгырту күрсәтергә омтылабыз. Берәү дә игътибардан читтә калырга тиеш түгел.
Халкыбызның күркәм милли бәйрәмнәре бик куп. Дини бәйрәмнәрнең берсе - Корбан бәйрәме. Бу бәйрәм уңаеннан, 30 нчы сентябрь көнне Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында өлкәннәр хөрмәтенә багышлап корбан ашы үткәрелде.
5 октябрь көне Авылара үзәк китапханәдә район үзәгендә яшәүче өлкәннәрне чакырып китапханә хезмәткәрләре корбан мәҗлесе үткәрде.
Зөлхиҗҗә аенда районыбыз авылларында яшәүчеләр Корбан бәйрәмен зурлап, гаиләләренең, туганнарының, күршеләренең күңелен күреп, игелекле гамәлләр кылып, Аллаһы Тәгалә мәрхәмәтенә, ризалыгына ирешергә омтыла. Корбан мәҗлесләрен авылдашларны җыеп зурлап үткәрү Кече Карамалы авылы тормышында да матур гадәткә кереп бара.

9
октябрь, 2015 ел
җомга
7 октябрьдә «Корстон» мәдәни-күңел ачу комплексында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен хөрмәтләү кичәсе булды.
8 октябрь көнне өлкәннәр көне уңаеннан "Богородский рай" социаль ярдәм күрсәтү булеге специалистлары Сөйки авылындагы Лукина В.С. йортында "За чашкой чая" чарасы үткәрделәр.

7
октябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Татарстан гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 7-11 октябрь көннәрендә һава торышының сизелерлек бозылуы көтелә.

5
октябрь, 2015 ел
дүшәмбе
Бүген Совет аппаратының Гомуми бүлек җитәкчесе Нуриева Р.Н. хезмәт ветераны Лаврухина Е.П. бәйрәм белән котлады.
3 октябрь  өлкәннәр көне уңаеннан Лоханов Павел Николаевич Совет һәм Башкарма комитет ветераннары белән чәй өстәле артында очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International