ЯҢАЛЫКЛАР


4
сентябрь, 2015 ел
җомга
22 август Мир урамыда янгын чыкты. Анын сәбәбе булып исерек килеш өй эчендә тәмәке тарткан ир кеше булган.
28 августта “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәте Республика көненә багышлап “Безнең Республика: Без булдырабыз! Без бергә!” Татарстан Республикасы көне белән!” дип аталган балалар котлау открыткалары рәсемнәре конкурсында катнашучыларны бүләкләде. Җиңүчеләр Татарстан символы төшерелгән бүләкләр алды. Бәйгедә безнең районнан да балалар катнашты.

3
сентябрь, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Куйбышев ис. Затон "Родничок" балалар бакчасында "Безнең Татарстан" девизы астында чара үткәрелде.
Кичә Куйбышев ис. Затонда гражданнар җыелышы булды.
Узган уку елында безнең район Республикадагы белем бирү оешмалары рейтингында 17 урынны яулады. Бу алдагы нәтиңә белән чагыштырганда 13 позициягә яхшырак.
8 сентябрь сәгать 10.00 гражданнар кабул итү булачак.

2
сентябрь, 2015 ел
чәршәмбе
Кама Тамагы район судында яңа судья эшли башлады - Гаязов Рәис Гәрәрфетдин улы.
24-31 августка кадәр Кама Тамагы ЦРБ га төрле авырулар сәбәпле 114 чакырту булган ,район буенча 34 чакырту.
1 сентябрьдә ТР гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин 116 нчы янгын- коткару частенә килде.
Республика президент программасы буенча Куйбышев Затон штпда төзелгән яңа балалар бакчасы бинасы поселокны бизәп тора.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International