Республика көнендә Казан шәһәрендә үткәрелгән тантанада безнең район вәкилләре дә катнашты. Олы Карамал һәм Балтач авыл җирлеге башлыклары Эдуард Байдамшин, Хәниф Гатауллин җирлектә эшләү өчен «Шевроле-Нива» машиналары алды. Бәйрәмдә МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лоханов та катнашты.