13 июльдә Кама Тамагы татар урта мәктәбендә Ачык ишекләр көне үткәрелде. Чара мәктәпнең “Тау ягым” ансамбле чыгышы белән башланды. Эльвина Мөхәммәдуллина һәм Эльза Гарифуллина инглиз телендә җыр башкарды.
Бүген Татарстанда 30 уникаль республика президент программасы тормышка ашырыла. Шуларның берсе – “Балалар бакчалары төзелеше”. Агымдагы елда Куйбышев Затон штпда “Родничек” балалар бакчасында урыннар артты.