ЯҢАЛЫКЛАР


9
июль, 2015 ел
пәнҗешәмбе
Иртәгә "Булгария" теплоходы батканда һәлак булучылар истәлегенә мемориалда искә алу чарасы булачак.
Татарстанда “Үз мәктәбеңә ярдәм ит” республика акциясе старт алды. Ул беренче тапкыр 2013 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән үткәрелде. “Үз мәктәбеңә ярдәм ит–2015” республика акциясен Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы, “Татмедиа” республика матбугат һәм массакүләм коммуникация агентлыгы белән берлектә уздыра.
Гасырлар дәвамында почта элемтәсе кешеләр арасында ышанычлы арадашчы булып тора. Кешеләр язмышын һәм йөрәген берләштереп аларга аралашу шатлыгы алып килә. Һәр ел саен июль аеның икенче якшәмбесендә Россия почтасы көне бәйрәм ителә. Бүгенге көндә Кама Тамагы почтамты составында 38 почта элемтәсе бүлекчәсе, 4 элемтә пункты, 3 киоск һәм ике кибет эшли. Аларга 196 кеше хезмәт күрсәтә. Элеккеге кебек үк хат ташучы сумкасында хатлар, газета-журналлар һәм башка корреспонденция тутырыла. Әмма тормыш алга бара һәм бүген почта хезмәткәрләре элемтәнең яңа төр хезмәтләрен тәкъдим итә.
7 июль район үзәгенең Җәмигъ мәчетендә ифтар үткәрелде.

8
июль, 2015 ел
чәршәмбе
5 июль Мәскәүдә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында Академик ишү буенча Россия Чемпионаты узды.
8 июльдә Кама Тамагы ашлык кабул итү предприятиесенең материаль- техник базасы әзерлеген кабул итү булды.

8 июльдә  Гаилә, мәхәббәт һәм тугрлык көнендә район мәдәният йорты мәйданында үткәрел үче гаилә бәйрәменә чакырып калабыз.

6 июльдә Кече Салтык мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырылды.
Узган җомгада Россия пенсионерлар союзының район бүлекчәсе (җитәкчесе Фәүзия Иванова) ураза ае хөрмәтенә районның өлкән яшьтәге мөслимәләре өчен ифтар мәҗлесе оештырды.

7
июль, 2015 ел
сишәмбе
60 ел элек Куйбышев сусаклагычы булдыру алдыннан Спас Затоны поселогы Иделнең сул ярыннан уң ярына күчерелә һәм Куйбышев Затон итеп үзгәртелә. Елгачылар поселогы Затонның яңа тарихын нәкъ менә шул вакыттан саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International