ЯҢАЛЫКЛАР


21
апрель, 2015 ел
сишәмбе
17 апрель көнне авыл җирлекләрендә һәм шәхәрләрдә 2014 елгы эшчәнлек буенча ПФР Бүлеге Советы утырышы булды. Утырышны Имамов М.М. алып барды.

20
апрель, 2015 ел
дүшәмбе
Район балалар китапханәсе яхшы башлангычлар Көнен "Дустыңа тапшыр"  акциясеннән башладылар.

И, әлифбам, син фәннәрнең

Тәүге баскычы.

Син кадерле туган телемнең

Алтын ачкычы.

Кама Тамагы урта гомуми белем бирү мәктәбендә 1А, 1Б сыйныфы укучыларының “Әлифба белән саубуллашу” бәйрәме узды.
Кичә "Акчарлак" спорт комплексында прокуратура хезмәткәрләре спартакиадасы үткәрелде. Сполртның 8 төрендә Татарстанның 18 районы прокуратура коллективлары командалары катнашты.
Затон мәктәбендә директорларның укыту буенча урынбасарлары өчен "Мәктәптә методик эшне оештыру" Республика семинары узды.
18 апрель көнне "Советлар Союзы Герое Чирков Михаил Алексеевич исемендәге Кама Тамагы кадет мәктәбе- интернаты" ның 5 сыйныф укучылары һәм сыйныф җитәкчеләре VI ачык Республика конкурсының "Ватаныма хезмәт итәм" тарихи- мәгълумати проектының "Мин хәтерлим! Мин горурланам!" номинациясендә катнаштылар. Конкурс Казан шәхәренең №78 мәктәбендә узды. Укучылар үзләренең проекларын яклап, "Лауреат" номинантлары дипломнары алып кйттылар. Котлыйбыз!
17 апрель Кама Тамагы татар мәктәбе волонтерлары "Без сәламәт яшәү өчен!" акциясе үткәрделәр.

18
апрель, 2015 ел
шимбә
Илдус Шакировка 65 яшь. Ул Олы Кариледән. Биредә туган, уыган, гомере буе шушында эшләгән.
Кадет мәктәбенең 8 сыйныф укучылары Бөек Җмиңүнең 70 еллыгы алдыннан тәрбияче В. Иютин җитәкчелегендә Куйбышев Затон штпда һәлак булганнар хөрмәтенә куелган һәйкәл янын җыештырдылар.
Бүген район оешма һәм предприятие хезмәт коллективлары, шулай ук торак милекчеләре ширкәте үз территорияләрен җыештырырга чыкты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International