Гражданнар Сәрия Сабурская һәм Илдус Нәфыйковка «Skype» яки «Zoom» программалары аша турыдан-туры тоташтыру юлы белән үз сорауларын бирә алалар.
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе, «Идел» яшьләр үзәге. 2020 елның 5-9 августында татар яшьләренең өч көнен үткәрү планлаштырыла.
9 июльдә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов, Кама Тамагы штп башлыгы Владимир Павлович Сороковнин һәм район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Елена Владимировна Сороковнина Җәмилә Хаҗи кызын Байдавлетова 90 яшьлек юбилее белән котладылар.
Замилә Хаҗи кызына чәчәкләр, истәлекле бүләкләр һәм Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин исеменнән котлаулар тапшырылды.
Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан ташламалы ипотека дәүләт программасы гамәлдә булган ике ай эчендә 6,5% ставкасы белән 753 ипотека теркәлгән. Төзелгән килешүләр саны буенча Казан – 439 һәм Яр Чаллы – 161 лидер булды.
«Татар-Информ» мәгълүмат агентлыгында Терлекләрне бердәм идентификацияләү буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат конференциясе узды. Анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары вазыйфаларын башкаручы Елена Ильина, "РИВЦ" генераль директоры Нияз Хәлиуллин катнашты.
2019 елда алынган керемнәр турында 2020 елның 30 июленә кадәр хисап тотарга кирәк.
3-НДФЛДА салым тотып калынган акчалар хисабына түләүгә салым юк икән, 2020 елда НДФЛ түләү срогы 15 июльдә салым түләүчеләрне борчымаска мөмкин. Әмма 3-НДФЛДА салым исәпләнсә, НДФЛны түләү буенча үз бурычыңны 2020 елның 15 июленә кадәр үтәргә кирәк.
2020 елның 3 июленнән яшьләр эшләре буенча Федераль агентлыкның Бөтенроссия форум кампаниясе башлана.
Бүген, 2020 елның 8 июлендә, Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә, Леонтьевлар гаиләсенә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медален тапшырды.
8 июльдә көннең икенче яртысында, 2020 елның 9 июлендә көннең икенче яртысында урыны белән Татарстан Республикасы территориясендә максималь һава температурасы 35-37 булган көчле эсселек көтелә.
Россия авыл хуҗалыгы министрлыгы оештыра торган «Бөтенроссия кыр көне» күргәзмәсе быел 9 - 11 июльдә Брянск өлкәсендә узачак.
Эпидемиологик вәзгыятькә бәйле рәвештә быел Россия агросәнәгать комплексының иң зур казанышларын күрсәтү традицион форматта гына түгел, онлайн режимда да узачак, бу аның колачын арттырырга һәм илебез агросәнәгать комплексының актуаль эшләнмәләре белән тагын да киңрәк аудиторияне таныштырырга, шулай ук авыл хуҗалыгын, аграр фәнне һәм технологияләрне үстерү мәсьәләләрен яңача хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк.