Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
Санитар-эпидемиология вәзгыяте уңаеннан һәм COVID-19 коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү максатларында Валентина Александровна рекомендациясе буенча шифаханәгә бару вакытын соңрак вакытка күчерергә булган.
Яңа коронавирус йогышы таралуга бәйле рәвештә, Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан 18.03.2020елгы «Карантин очрагында эшкә яраксызлык листокларын рәсмиләштерүнең, вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособиеләрне билгеләү һәм түләү кагыйдәләрен раслау турында» 294 номерлы карар кабул ителде.
Кагыйдәләр 2020 елның 20 мартыннан 1 июленә кадәр гамәлдә булачак.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек кысаларында Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тарафыннан «Хәтер юлы» акциясе гамәлгә ашырыла.
«ТАССРның 100 еллыгы» республика онлайн-тесты» проектының рәсми сайты-үзеңне тикшер! - http://100.tassr.tatar/.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2020 елның 26 мартындагы карары нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә спорт үзәкләре, йөзү бассейннары, фитнес-үзәкләр, кинотеатрлар (кинозаллар), Төнге клублар (дискотекалар), балалар уен бүлмәләре, балалар күңел ачу үзәкләре һәм башка күңел ачу оешмалары эшчәнлеге туктатылды.
Кама Тамагы районы прокуратурасы шуны аңлата: гриппны, КРВЙНЫ, шул исәптән COVID-19 коронавирус инфекциясен индивидуаль кисәтү шартларында Кама Тамагы районы прокуратурасы гражданнарны штат режимында шәхси кабул итә.
«Аграрийларның һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталып тормый. Алар барысы да хәзер республика кырларында, фермаларында һәм эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, игълан ителгән ял көннәренә дә карамастан, үз эшләрен дәвам итәчәкләр», – дип аңлатты вәзгыятьне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров.
Коронавирус таралуга юл куймас өчен, Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Пенсия фондының шәхси кабинеты аша (www.pfrf.ru ) Пенсия фондының күпчелек хезмәтләрен электрон рәвештә алу мөмкинлеге турында искә төшерә.