«ТАССР 100-еллыгы» республика онлайн-тесты - үзеңне тикшер!» белем бирү проектын үткәрү турында

2020 елның 27 марты, җомга

       Татарстан Республикасы Дәүләт Советы һәм Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән «ТАССРның 100 еллыгы» - үзеңне тикшер!» белем бирү проекты тормышка ашырыла.

       Проект нәтиҗәләре буенча барлык катнашучылар истәлекле сертификатлар белән бүләкләнәчәк, ә иң яхшы нәтиҗәләр белән катнашучылар кыйммәтле бүләкләр алачак. Бүгенге көндә белем бирү проектында республиканың барлык шәһәр һәм районнарыннан меңнән артык кеше катнашты.

       Сезне әлеге Республика белем бирү проекты турында Муниципаль берәмлекләр халкына мәгълүмат җиткерүдә ярдәм итүегезне сорыйбыз.

       «ТАССРның 100 еллыгы» республика онлайн-тесты» проектының рәсми сайты-үзеңне тикшер! - http://100.tassr.tatar/.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International