2019 елның 13 сентябрендә «Татарстан Республикасы Иреклеләр мәгълүмат-ресурс үзәге» АКБО «Татарстан яшьләре» ТР Иҗтимагый оешмасы белән берлектә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы ярдәме белән «Татарстан доброволецы-2019» республика конкурсына старт бирде.
Конкурс кысаларында 2019 елның 19-23 октябрендә көзге ирекле (Волонтер) смена үткәрелә, анда конкурсның турыдан-туры этабы узачак.
Бүген, 2019 елның 10 октябрендә, Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы Советы Президиумы утырышы узды, анда муниципаль район Советының чираттагы утырышы датасы һәм көн тәртибе билгеләнде.
2019 елның 10 октябрендә Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгының агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы атналык эшлекле киңәшмәсе узды.
9 октябрьдә Мәскәүдә ВДНХада авыл хуҗалыгы казанышлары буенча Россиянең иң күләмле “Алтын көз – 2019” 21нче агросәнәгать күргәзмәсе ачылды. Быел күргәзмәдә Россия төбәкләреннән, якын һәм ерак чит илләрдән 1500дән артык экспонент катнаша.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы үз стендында Татарстанда җитештерелгән экологик чиста һәм натураль продукция күрсәтә.
Татарстанның 33 мең гражданы үз эшләрен сайлаган һәм үзмәшгульләр булып теркәлгән. Аларның 80% тан артыгы элек беркайчан да эшмәкәрлек белән шөгыльләнмәгән һәм салымнар түләмәгән.
2019 елның 9 октябрендә Казанда тарих фәннәре кандидаты, КФУ халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы доценты Җәүдәт Миңнуллин вафат булды.
Келәнче авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә Келәнче урта мәктәбе укучылары өчен «Халкыбызның милли бизәкләре» дип исемләнгән мәдәният дәресе үткәрделәр. Укучылар татар халкының гореф-гадәтләре, риваятьләре, мәкальләре һәм әйтемнәре, халык һөнәрчелеге эшләнмәләре белән таныштылар.
14 октябрьдә Кама Тамагы штп Заовражные Каратаи урамы буенча 8.00 дән 17.00 гә кадәр электр белән тәэмин итүне өзү планлаштырыла.
Яңа китап укучыларны ничек җәлеп итәргә һәм интернеттан, телевидениедән кала, элеккечә үк, китап барлыгын искә төшерергә? Ничек укуга балаларның игътибарын җәлеп итәргә? Кама Тамагы муниципаль районы балалар китапханәсе хезмәткәрләре район үзәк балалар китапханәсендә узган зона семинарында чыгыш ясадылар. Алар эшләгән елларда тупланган тәҗрибәләре белән генә түгел, интерактив – китапханә акцияләре белән дә уртаклаштылар.
Социаль хезмәткәрләр социаль хезмәтләр алучылар белән берлектә скандинавия йөреше белән шөгыльләнделәр. Йөреш сәламәтлекне ныгыта, чыдамлыкны арттыра, буыннарның хәрәкәтчәнлеген яхшырта.