Бүген, 2019 елның 22 августында,. Т.Миңнуллина исем. паркта 1 сентябрьдә беренче сыйныфка барачак балаларга канцтоварлар тутырылган портфельләр тапшыру тантанасы булды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «2019 елда цифрлы телевидение приставкасын һәм (яки) цифрлы телевизион тапшырулар сигналын кабул итү өчен телевизион антеннаны сатып алу чыгымнарын компенсацияләү турында» 2019 ел, 13 июль, 574 нче карары кабул ителде.
Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы тарафыннан гражданнарны шәхси сораулар буенча кабул итү атна саен сишәмбе көнне 14.00 сәг. башлап үтә.
Айлык түләүне рәсмиләштерү өчен яшәү (тору) яисә фактта яшәү урыны буенча социаль яклау органнарына яисә Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтүнең күпфункцияле үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы аңлатканча, «һөнәри керемгә салым» махсус салым режимын куллануга бәйле мәсьәләләр, шулай ук үзмәшгуль гражданнарны тикшерү мәсьәләләре буенча «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурсы экспертлары белән түләүсез консультация бирергә була (http://provbiz.ru).
2019 елның 22 августында агымдагы сораулар буенча районның финанс органнары җитәкчеләре белән чираттагы эшлекле киңәшмәсе узды.
Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» филиалы мөдире Наталья Кадыйрова катнашучыларны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге күрсәтә торган дәүләт хезмәтләре белән таныштырды, хезмәт базарында кирәкле һөнәрләр, «Россиядә эш» порталы мөмкинлекләре турында сөйләде.
2019 елның 26 июлендә РФ Президенты «Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексына һава киңлеген, шулай ук йөзү кагыйдәләрен бозган өчен административ җаваплылыкны көчәйтү өлешендә үзгәрешләр кертү хакында» (217-ФЗ) Законына кул куйды.
«Яшелчә, җиләк,җимеш - файдалы продуктлар» - Балтач авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре әзерләгән балалар өчен уен-викторина шулай аталды.
Кече Салтык авыл китапханәсендә хендмейд яратучылар, иҗади һәм креатив балалар өчен ««Салават күпере» журналы битләре буйлап» иҗади остаханәсе эшли.