China Girls Mathematical Olympiad (CGMO) – математикадан халыкара олимпиада. Анда Сингапур, Филиппин, Макао, Гонконг, Россия, АКШ, Канада, Бөекбритания һәм Австралия командалары катнашты. CGMO белемнәре һәм сәләтләре математикадан гадәти мәктәп программасы кысаларыннан күпкә алга киткән өлкән сыйныфта укучы кызларны җәлеп итә. Россиянең җыелма командасы олимпиадада һәр елны катнаша. Россиянең җыелма командасы составы Укучыларның бөтенроссия олимпиадасының математика фәненнән Үзәк методик комиссиясе тарафыннан ел буенча кызларның чыгышларының нәтиҗәләре рейтингысы нигезендә сайлап алына.
ТР Министрлар Кабинетының 03.08.2018 № 638 карары белән шәхси милеккә бирелергә тиешле җир кишәрлегенең кадастр бәясе белән дәүләт милкендә булган җир кишәрлегенең кадастр бәясе аермасын яңадан билгеләү Тәртибенә үзгәрешләр кертелде. Дәүләт һәм муниципаль җирләрен һәм шәхси милектәге җир кишәрлекләрен яңадан бүлү процедура җир законнары нормаларына нигезләнеп башкарыла. Җирләрен яңадан бүлү килешү нигезендә башкарыла.
18 августта:
1. 11дә Яңасала авылында "Авыл көне"
2. 13тә Бәрлехуҗа авылында "Авыл көне"
19 августта: 11дә Красновидово авылында "Алма спасы"
22 августта Кама Тамагы Туфан Миңнуллин паркында сәгать 10да Россия Федерациясе Дәүләт флагы көненә багышланган бәйрәм чаралары узачак. Барыгызны да бәйрәмгә көтеп калабыз!
2018 елның 14 август көнне Кама Тамагы муниципаль районы “Богородский рай” халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге дәүләт автоном учреҗдениесендә социаль хезмәткәрләр өчен чираттагы ”Социаль хезмәткәр мәктәбе“ дигән методик сәгать үткәрелде. Социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе мөдире Сабирова Илсөяр үткәргән дәреснең темасы: «Нәтиҗәле методлар һәм алымнар белән эшләү, социаль хезмәткәрләрдә өлкән яшьтәге гражданнар белән аралашуны формалаштыру”, социаль хезмәтләр җыелмасыннан баш тартмау, шулай ук өйдә хезмәт күрсәтү бүлегендэге технологияләр куллану турында.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2018 елның июлендә гаммәви мәгълүмат чараларында иң еш телгә алына торган губернатор-блогерлар рейтингында 7нче урынны алган. Әлеге тикшеренүне «Медиалогия» компаниясе әзерләгән. Татарстан лидеры бер баскычка югары күтәрелеп, быелның июнь аендагы рейтинг нәтиҗәләрен яхшырткан. Гаммәви мәгълүмат чараларында блоглары иң еш телгә алына торган җитәкчеләр арасында Мәскәү мэры Сергей Собянин, Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров һәм Кырым башлыгы Сергей Аксенов бар.
16 август көнне Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов һәм Варварино авыл җирлеге Башлыгы Рушан Нотфуллин Көрәле авылында яшәп ятучы Ибраһимова Зәйнәб Галяутдин кызын 90 яшьлек юбилей белән котладылар. Аңа чәчәк бәйләме, истәлекле бүләкләр һәм РФ Президенты В.В. Путиннан котлау хаты тапшырылды.
Туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре Тәмте авылында үткәрелүче, традициягә әверелгән Баллы спас бәйрәмендә катнашты. Музей хезмәткәрләре бәйрәмдә кулдан ясалган эшләнмәләр белән күргәзмә оештырды. Бәйрәм кунаклары эшләнмәләрне бик кызыксынып карадылар һәм истәлеккә сатып алдылар.
16 августта, төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән: яшен, көньяк-көнбатыштан 17 м/с кадәр көчле җил, яшен вакытында 22 м/с (Казанда 20 м/с) кадәр җилнең көчәюе көтелә; көндез аерым районнарда көчле яңгыр, урыны белән боз.
Быел Татарстанда комбайнчылар бәйгесенә 490 грант премиясе каралган. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Хөкүмәт йортында узган брифингта шулай дип белдерде. Ул былтыр бәйгедә бер җиңүчесе дә булмаган районнар булганын искәртте. Министр 490 премиянең 200е районнарда җиңүчеләрне үзләре билгеләсен өчен биреләчәген әйтте. 290 кеше исә, республика гранты җиңүчеләре булачак. Марат Әхмәтов әйтүенчә, моңа 20 млн сум күләмендә бюджет акчасы каралган.