2018 елның 23 августында сәгать 10да Россия Федерациясенең Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең тикшерү комитетының җитәкче урынбасары Масаллимов Ильяс Габдулхак улы гражданнарны түбәндәге адрес буенча кабул итә: Татарстан Республикасы, Югары Ослан авылы, Чехов урамы, 70. Гражданнарны кабул итү буенча мәгълүмат, шулай ук язылу телефон буенча башкарыла: 8(843-79)2-24-97.
Татарстанда урып-җыю тулы куәтенә бара. Барлыгы 1,5 млн гектар мәйдан кырларның 640 мең га өлеше суктырылган. Бу планның 43 проценты күләмендә. Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Министрлар Кабинетында узган брифингташулай дип белдерде.
Татарстанда кош гриппы буенча карантин гамәлдән чыга. Бу хакта бүген Татарстанның Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте. Аның әйтүенчә, карантин игълан иткәч, авыруның яңа очраклары теркәлмәгән. Ягъни, 25 июльдән соң бүтән яңа фактлар булмаган. Кош гриппы быел 6 районда 16 торак пунктта 24 шәхси ярдәмче хуҗалыкта ачыкланды.
2018 елның 14 августында Куйбышев исемендәге Затон поселогында мәчет ачылды.
Чарага Татарстан мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Валиуллин, Кама Тамагы районы имамы Галимулла хәзрәт, Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов, район Башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин, Куйбышев исемендәге РБФ ЯАҖ директоры Наил Вазыйхов, башка җитәкчеләр һәм поселокта яшәүчеләр катнаштылар. Мәчет төзүгә үзләреннән зур өлеш керткәннәр: Зиннәтуллин Мәүлет Садргаллям улы, Вазыйхов Наил Альберт улы, Барсуков Сергей Юрий улы, Габидуллин Җәүдәт Максут улы, Хәйруллин М., Гарәфиев Зөфәр Галимулла улы, Хахалев Олег Николай улы, шулай ук Куйбышев Затон һәм Кирельск торак пунктларында яшәүчеләре иганә иттеләр.
19 августта, якшәмбе көнне, сәгать 11:00дә рус язучысы, прозаик һәм драматург Максим Горькийның тууына 150 ел тулуга багышланган «Алма спасы» бәйрәме узачак. Бәйрәм чарасы Красновидово авылында А.М. Горький музей территориясендә була. Программада алма белән уеннар, «Оберег», «Сударушка», «Волжанка», «Вересень» һ. б. фольклор коллективларының чыгышы, музей мастер-класслар мәйданы, А.М. Горький музеена театральләштерелгән экскурсия һәм башка күп нәрсәләр булачак.
Быел Татарстанда авыл җирендә яшәүче 1 039 хатын-кыз беренче баласын табып һәм 205 хатын-кыз өченче баласын тудырып, республика бюджетыннан социаль түләүләр алган. Татарстан Президенты карары белән бер тапкыр түләнә торган әлеге пособиене алучылар турында 10 августка булган мәгълүматларны ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте. Мәгълүм булганча, пособие беренче балага - 50 мең, өченче балага 100 мең сумны тәшкил итә. Төп шарт - хатын-кыз кимендә өч ел авылда яшәгән, беренче бала тапканда яше 25тән, ә өченче баласын тапканда 29дан артмаган булырга тиеш
Узган шимбә көнне, 11 августта Даныш авылында бик күңелле «Чишмә бәйрәмен» билгеләп үттеләр. Бәйрәмне Олы Салтык авыл җирлеге башлыгы Хәлим Ибатов һәм Кама Тамагы муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин ачып җибәрделәр. Анда төрле уеннар һәм ярышлар оештырылды. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәм дәвамында кунакларны үзешчән коллективлары сөендереп торды. Барлык кунакларны тәмле пылау белән сыйладылар.
Урып-җыю эшләре белән беррәттән район хуҗалыклары 10 августта уҗым культураларын чәчә башладылар. Быел уҗым культуралары районда 11816 гектар мәйданда чәчеләчәк. Нармонка Агрофирмасының беренче hәм икенче филиалларының уҗым культуралары мәйданы 3000 әр га тәшкил итсә, өченче филиал 2100 гектарда чәчәчәк, АО «Олы Кариле» - 1566 га, ООО “Новоагротех” – 2000 га, КФХ – 150 га. Бүгенге көндә 550 гектар мәйданда уҗым культуралары инде чәчелгән.
13 август көнне Район балалар китапханәсендә бал бәйрәменә багышланган чара үзды.
Яшь катнашучылар «Баллы җәй» китап күргәзмәсе белән таныштылар, бал бәйрәменең тарихы турында һәм аңа бәйле халык йолаларын тыңладылар, табышмакларга җавап бирделәр. “МастерОК” иҗат клубы кысаларында, бәйрәм бизәге “Умарта корты” ясадылар.
13 августта Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Павел Лоханов учреждение, предприятие һәм оешма җитәкчеләре, шәһәр һәм авыл җирлек башлыклары белән киңәйтелгән киңәшмә уздырды. Киңәшмәнең беренче өлеше 2018 – 2019 елның торак-коммуналь хуҗалыкларның биналарны һәм корылмаларны, белем бирү һәм социаль-мәдәни учреждениеләрендә җылылык сезонына әзерлек мәсьәләләренә багышланган иде.