ЯҢАЛЫКЛАР


27
июнь, 2022 ел
дүшәмбе

Кадерле Кама Тамагы районы егетләре һәм кызлары!

Искиткеч бәйрәм-яшьләр көне белән котлыйм!


25
июнь, 2022 ел
шимбә

Бүген Марий Эл республикасында Йошкар Ола шәһәрендә Сабантуй бәйрәме узды. Наил Альберт улы Вазыйхов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе бәйрәмдә булды


24
июнь, 2022 ел
җомга

2022 елның 26 маеннан 26 июненә кадәр ел саен 26 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара наркомания һәм наркотикларның законсыз әйләнешенә каршы көрәш көне уңаеннан, Наркотикларга каршы юнәлешле һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру буенча Бөтенроссия айлыгы уза

Хөрмәтле статистика хезмәткәрләре, тармак ветераннары!

Һөнәри бәйрәмегез – статистика хезмәткәрләре көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез!

Хөрмәтле гражданнар! "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә - тирә мохитне күзәтү идарәсе" ФДБУдән 24 июньнең 21.00 сәгатенән алып 25 июньнең 18.00 сәгатенә кадәр метеорологик күренешләрнең көчәюе турында консультация-кисәтү килде.

23 июнь көнне 11: 00 дән 12:00 гә кадәр Кама Тамагы муниципаль районында әйләнә-тирәлекне саклау һәм табигатьтән файдалану мәсьәләләре буенча Казан районара табигать саклау прокуроры Александров Денис Алексеевич гражданнарны кабул итте


23
июнь, 2022 ел
пәнҗешәмбе

2022 елда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дәүләт органнары җитәкчеләре белән гражданнарны бергәләп кабул итү практикасы дәвам итә

Татарстан Республикасы Президентының 03.12.2020 ел, № 354 боерыгы белән, электрон сәүдә каналлары буенча, Татарстан Республикасында җитештерелә торган продукцияне алга этәрүгә ярдәм итү мәсьәләләре буенча эшче төркем формалаштырылды

2022 елның 14 июненнән Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгына караган «Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды» Коммерциячел булмаган микрокредит компаниясе тарафыннан түбәндәге микрофинанс продуктлары буенча процент ставкалары киметелде

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы «Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләр турында» 1992 елның 8 июлендәге 1560-XII номерлы Татарстан Республикасы Законының 20 статьясы нигезендә хезмәт күрсәтү һәм коммерция эшчәнлегендә Татарстан Республикасының дәүләт телләре һәм тиешле территориядә яшәүче халыкның башка телләре профессиональ эшчәнлек өчен кирәкле күләмнәрдә кулланылуын искә төшерә


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International