Хөрмәтле почта элемтәсе хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез-Россия почтасы көне белән тәбрик итәм! Бүген, коммуникацияләр технологиясе үсешенә карамастан, почта хезмәте һәрвакыттагыча социаль –экономик мөнәсәбәтләрнең аерылгысыз бер өлеше булып тора, ә почтальон пенсия, социаль түләүләр алучыларның өйләрендә көтелгән кунак, шуның өстенә әле ул яңа газета-журналлар белән дә тәэмин итә. Кама Тамагы почта элемтәсе коллективына алга таба да үсеш, алга куелган бурычларын үтәүләрен, ә хезмәткәрләргә һәм ветераннарга сәламәтлек, иминлек, өйләрегездә җылы мөнәсәбәтләр булуын телим.
Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Павел Лоханов