Чәршәмбе Татарстанда навигация ачылды. МЧС инспекторлары аз күләмле суднолар хуҗаларын үзләренең аз күләмле судноларына еллык таныклама һәм теркәү узарга чакыра.
5 ат көченнән артык куәтле асылма двигателе һәм барлык гидроцикллар булган аз күләмле суднолар тикшерү узарга тиеш. Исегезгә төшерәбез: суднога еллык техник тикшерү узмаган килеш идарә иткән өчен хуҗа кешегә 500 - 1000 сум күләмендә штраф салына.