27 нче апрель көнне "Акчарлак" спорт һәм сәламәтләндерү комплексында пенсия яшендәге спорт яратучылар катнашынды ел саен уза торган ярышлар булды.
Аны "Россия пенсионерлар союзы" бүлекчәсе, Пенсия фонды идарәсе, яшьләр эше һәм спорт бүлеге, социаль яклау идарәсе оештырды. Программага җиңел атлетика - кросс, озынлыкка сикерү, дартс, өстәл теннисы, йөзү, гомуми физик әзерлек, "Күңелле стартлар" эстафетасы кертелгән иде. Әлеге чарада 36 пенсионер катнашты. Ярышлар бик күңелле узды, катнашучылар да караучылар да бары тик уңай тәэсирләр генә алды.