Кама Тамагы муниципаль районында яшәүчеләрне һәм кунакларны Бөек җиңү көненә багышланган бәйрәмгә чакырабыз.
9 май көнне Кама Тамагы штп тантаналы митинг узачак. Әлеге тантана район мәдәният йорты һәм һәйкәл каршында сәгать 10.00 дә башлана.11.00дә концерт программасы ачыла. Кич белән сәгать 20.00 дә традицион факел барышы, ә 21.00дә яшьләр дискотекасы.Тантана 23.00дә бәйрәм салюты белән төгәлләнә.