Һәрвакыт элемтәдә

2012 елның 8 мае, сишәмбе

 

               7нче майда элемтәчеләр үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтте.

Район электр элемтәсе үзәге хезмәткәрләрен чираттагы зур һөнәри бәйрәмнәрендә зур бүләк,аларның клиентларын зур сюрприз көтә: РУЭС бинасына ике елга сузылган  тулы күләмле реконструкция тәмамланып килә, ул май ахырында төгәлләнәчәк. Кама Тамагында “Таттелеком” ААҖ әбүнәчеләренә хезмәт күрсәтү залы һәм сатулар офисы ремонтланган. Яңартылган залны заманча техника белән җиһазлыйлар.

Элемтәчеләр бәйрәмгә үз ветераннарына бүләк әзерләгән. Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов “Таттелеком” компания ветераннарын компьютер граматасына  өйрәтү инициативасы турында сөйләде. Безнең үзәк базада дәресләр июль аенда башланачак. Ә Илназ Хәлим улы әйтүенчә, гамәлдәге хезмәт күрсәтү пакеты белән бергә якындагы вакытта компания районыбыз халкына хезмәт күрсәтүнең тагын бер яңа төрен – “Таттелеком” һәм СМАРТСның чыбыклы “Летай” хезмәтләреннән файдаланучы – “Таттелеком” әбүнәчеләре өчен җәлеп иткеч тарифлы “Летай” мобиль элемтәсе гамәлгә керә. Стационар телефоннардан чыбыклы элемтә хезмәтләре күрсәтү буенча элемтә үзәге эше турында сөйләп, Илназ Хәлим улы хезмәтнең әлеге төренә ихтияҗ булса да, аңа тоташу күләменең кимүен билгеләп үтте. Бүгенге көнгә телефон хезмәтләреннән 3790 кеше куллана, 2184 әбүнәче интернет кулланучы һәм 482 кеше IP – телевидение тоташтыру хезмәтеннән файдаланды. Шулай ук узган ел нәтиҗәләре буенча РУЭС Олы Салтык һәм Яңасала авыллары арасында 22,9 км җепселле оптик линия сузды, Камам Тамагында һәм Олы Салтыкта 20,5 км озынлыктагы элемтә линиясенә җир асты алымы белән капиталь ремонт үткәргән.

Бүген предприятие һәм район халкын сыйфатлы элемтә хезмәте белән тәэмин итеп, Кама Тамагы РУЭС үзенең тәҗрибәле хезмәткәрләре белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып эшли. Татьяна Сороковнина быел элемтә үзәгендә эшләвенең 35 еллыгын билгеләп үтә. Татьяна Анатольевна II категория электр элемтәсе инженеры булып эшли. Аның хезмәттәше электромонтер Александр Перцев һәм телеграммалар ташучы Ольга Россиева биредә 30 ел эшли.

Бүген “Таттелеком” ААҖ республика элемтә тармагы лидеры. Компания элеге алдынгылыкка кешеләргә сыйфатлы хезмәт күрсәтү нәтиҗәсендә ирешә. Район электр элемтәсе үзәге бүген үзенең эшчәнлегендә заман таләпләренә туры килергә, әбүнәчеләр өчен элемтә яхшы, уңайлы булсын өчен сыйфатлы хезмәт күрсәтергә тырышып эшли.

                                                                                                                                                        Г.Кетцян

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International