Бөек Җиңү көне белән!

2012 елның 8 мае, сишәмбе
 

Хөрмәтле Бөек Ватан сугышы  һәм хезмәт фронты ветераннары! Кадерле якташлар!

    Сезне чын күңелемнән Бөек Җиңү – бөтендөньяны үзгәрткән һәм барлык кешелекне фашизмнан азат итүне билгеләгән Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңү көне белән котлыйм. 9 май һәркем өчен аерым көн һәм илебездә аңардан да бөек бәйрәм юк. Әлеге бәйрәм буыннан-буынга күчә һәм әти-бабаларыбызның күп гасырларга җитәрлек булган мәңгелек батырлыгы турында хәтерне сакларга тиешбез.

    Хөрмәтле фронтовик ветераннар, тыл хезмәтчәннәре! Бөек Ватан сугышы елларында сез кылган батырлык ватанпәрварлык символы булып кала. Безгә һәм киләчәк буынга тыныч тормыш бүләк иткән һәркем алдында башыбызны иябез.

    Җиңү көне - буыннар берләшүе бәйрәме. Мин яшьләргә мөрәҗәгать итәм. Хәзерге вакытта үз тарихыңны белү бик мөһим, без аны сакларга һәм истә тотарга тиешбез, чөнки хәтер исән булганда – тарих та исән. Бөек Җиңү варислары булу – безнең намус. Җиңү яулаучылар турында кайгырту һәм аларны истә тоту – безнең бурыч.

    Әлеге истәлекле бәйрәм көнендә сезгә бәхет, ныкъ сәламәтлек, якыннарыгыз күңел җылысын тоеп гаиләләрегездә тынычлык хөкем итсен. Җиңү һәм аның турында хәтер күңелләребездә, матур башлангычларыбызда, өлкән буын турында даими һәм көндәлек кайгыртуларыбызда күренсен.

З.Г.Гарәфиев, муниципаль район башлыгы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International