Җиңү көне

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

   9 май көнне Кама Тамагы муниципаль районында Бөек Җиңү көненә багышланган бәйрәм чаралары булып узды

   Төп чара - тантаналы митинг 10.00 сәгатьтә Кама Тамагы штп район мәдәният йорты каршында башланды.Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев сугыш  ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлады, шундый авыр сугыш елларында күрсәткән батырлыклары, кыюлыклары өчен зур рәхмәтен белдерде.

   Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңниханов исеменнән кунакларга котлау сүзләрен юстиция министры урынбасары Мөхәррәм Ибәтов җиткерде. Шулай ук Кама Тамагы районы ветераннар Советы рәисе Ирания Сәгъдиева ветераннарны бәйрәм белән котлады. Барлык котлаулардан соң, Мәңгелек ут янына чәчәкләр һәм веноклар куелды. Митинг бер минут тынлык белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International