Донор көне

2012 елның 10 мае, пәнҗешәмбе

   11 майда Кама Тамагы үзәк район сырхауханәсендә 9.00-14.00 сәгатькә кадәр донор көне үткәрелә.

   Канга һәм аның компанентларына мохтаҗ авыруларга ярдәм итәргә теләгән һәркемне үзәк район сырхауханәсендә көтеп калабыз. Һәр тапшырган кан өчен 300 сум күләмендә акча түләнә. Донор эшләгән оешма хезмәткәр теләге буенча теләсә кайсы вакытта аңа түләүле ике эш көне бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International