Больничный 15 көнгә генә

2012 елның 11 мае, җомга

   Эшкә сәләтсезлек листлары бирү тәртибе үзгәрде - иң җитди үзгәреш берничә оешмада эшләп, ике эштән дә пособие алган хезмәткәрләргә кагыла.

   Хәзер больничныйларны ике эш урынында да кимендә ике ел эшләгән гражданиннан гына кабул итәчәкләр. Тагын бер яңалык: дәвалаучы табиб эшкә сәләтсезлек листын 15 көннән артыкка яза алмый. Авыру дәвалануны өйдә дәвам итүгә мохтаҗ булса, аңа больничный табиблык комиссиясе тарафыннан  озайтылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International