Программада катнаш

2012 елның 12 мае, шимбә

   РФ Федерация Советында милләтләрнең табигать мирасын саклау советы, "Сәламәт урман"НПСА, Урман МГУ урман хуҗалыгы федераль агентлыгы хуплавында "Агач - тере табигать һәйкәле" Бөтенроссия программасын үткәрә.

   Программаның максаты - илебез территориясендә уникаль өлкән яшьтәге агачлар-патриархларны ачыклау, аларга сакланучы табигать  объекты статусы бирү, дәүләт сагы тәэмин итү.

   Россиянең уникаль агачларын саклауның игелекле эшенә ярдәм итегез. Уникаль, өлкән яшьтәге агачны табыгыз, аны рәсемгә төшерегез, рәсемне аның адресын язып "Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасы редакциясенә юллагыз, шулай ук программаның www.rosdrevo.ru сайтында анкета тутырыгыз һәм сертификация комиссиясе карарын көтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International