Кама Тамагы районы пенсионерлар союзы бүлеге җыелма командасы II республика спартакиадасы финалында катнашты.
Алар спортның алты төрендә көч сынашты. Йөзүдә Владимир Сороковнинга тиңнәр булмады, чөнки ул аз гына да өмет бирмәде һәм көндәшен күпкә артта калдырып I урынны яулады. Александр Захаров 2,41 минут вакыт белән урыннан сикерү буенча көмеш призер булды. Ә Ростислав Рубцов спратакиаданың иң өлкән катнашучысы иде, аңа быел 86 яшь тула, шулай да ул рәхәтләнеп спорт белән шөгельләнә. Ярышта ул 27 тапкыр идәннән тартылды. Аның авылдашы, районыбызның танылган чаңгычысы, Николай Лабзин (аңа 74 яшь тула) эстафета ярышында команда өчен катнашты. Хатын-кызлар арасыннан Нина Переведенцева кросста, Людмила Носкова өстәл теннисында, Надия Нургалиева дартста яхшы күрсәткечләргә иреште.
Нәтиҗәдә, 25 авыл районнары арасында безнең район командасы дүртенче урынга лаек булды.