Әлеге чара шарлар, плакатлар белән бизәлгән спорт залында узды. 4 команда катнашты: “Спорт сөюче гаилә” – Хәбибуллиннар гаиләсе (Радик, Миләүшә, уллары Камил), “Әрләннәр” – Низамовлар гаиләсе (Рөстәм, Диләрә, кызлары Эльза, уллары Алмаз), “Минем гаилә” – Гыймадиевлар гаиләсе (Илһам, Гөлнара, кызлары Таңсылу, Диләрә), “Ак барс” – Айсиннар гаиләсе (Ленар, Альбина, уллары Булат).
Гаилә физзарядкасы”, “Чикерткә”, “Эрудитлар”, “Капитаннар бәйгесе” бәйгеләре, “Кем тизрәк”, “Кунакка барабыз”, “Җиңү тәме” эстафеталары үткәрелде. “Спорт биюләре”төркеменең (Руслан Гомәров һәм Айсылу Идиятова) вальс һәм рок-н-ролл биюләрен башкарулары бәйрәмне тагын да бизәде.
Нәтиҗәдә беренче урынны “Ак барс” командасы, икенче урынны - “Спорт сөюче гаилә”командасы, өченче урынны – “Әрләннәр” командасы яулады. “Минем гаилә” командасы дүртенче урынны яулады, ләкин тамашачыларга бу командадагы ике кыз бигрәк тә ошады, яшь буенча да алар иң кечкенәләре иде. Җиңелүчеләр бу бәйрәмдә юк иде. Җиңүчеләр грамоталар алды, барлык командаларга истәлекле бүләкләр бирелде. Бәйрәмнән соң гаиләләр бассейнга юл тоттылар.