Халыкара гаилә көнендә, Кама Тамагы районының балалар китапханәсендә , Кама Тамагы урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен "Минем гаилә язмышында сугышның чагылышы" темасына сыйныф сәгате булып узды.
Балалар шигырьләр укыдылар, үз гаиләләре турында сөйләделәр. Бирелгән темага инша язу бәйгесе оештырылган иде. Китапханәчеләр белән бергә әлеге чарада укытучылар Нина Бубнова һәм Ирина Антонова катнашты.