15-19 май көннәрендә Кама Тамагы муниципаль район җыелма командасы Яшел Үзән районының Ильинское авылында ел саен үткәрелә торган экстремаль спорт ярышларында катнаша.
Командалар кыргый табигать шартларында узеңне тоту, торган урыныңны билгеләү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләрен практикада кулланалар.
Шулай ук монда бардва җыры бәйгесе дә үтә. Безнең районнан Затон кадет мәктәп-интернаты һәм Затон урта мәктәбе укучыларыннан торган команда катнаша. Балалар тәрбиячеләр белән бергә чатырларда торалар. Команда белән кадет мәктәбе тәрбиячесе Сергей Кулагин җитәкли.