Иң яхшы егермелек

2012 елның 23 мае, чәршәмбе

   Республикасы прокуратурасында Россия прокуратурасы оешуның 290 еллыгына багышланган иншаларның республика ведомствоара конкурста җиңүчеләрне тантаналы бүләкләү чарасы булды.

   Конкурсның республика этабында Татарстаннан 20 укучы катнашты. Районыбыздан финалга Затон урта мәктәбе укучысы Зәринә Гыймазетдинова чыкты. Ул конкурс лауреатының мактау кәгазе, укытучысы Марина Кулагина укучысын әзерләгән өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Грамоталарны укучыларга ТР прокуроры Кафил Әмиров шәхсән үзе тапшырды. Тантана сәгать ярымга  сузылган концерт белщн дщвам итте, аннары конкурс финалчылары  музейда булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International