Спорт берләштерә

2012 елның 25 мае, җомга

   23 майда "Акчарлак" спорт комплексында Татарстан Республикасы шәһәрләрендә (районнарында) ПФР идарәсе һәм Татарстан Республикасында ПФР бүлеге хезмәткәрләре арасында IV спартакиада булды.

   Пенсия фонды хезмәткәрләре спортның 7 төре: волейбол, йөзү, футбол, гер күтәрү, кул көрәше, ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында аркан тартуда көч сынашты.

   Нәтиҗәдә, киеренке көрәштә Көнчыгыш конференциясе (Түбән Кама, Яр Чаллы, Минзәлә) һәвәскәр спортчылары 1 урынны алды. Үзәк (Казан) һәм Көньяк конференцияләр (Норлат, Буа, Кама тамагы) 2 урынны уртаклашты. 3 урында-Төньяк конференция (Кукмара, Балык Бистәсе, Балтач, Саба, Теләче)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International