Бүгенге көндә районда "Ана даны-Материнская слава" медале белән күп балалы 18 ана бүләкләнгән.
Олы Кариледән Зыятдиновлар гаиләсе тагын да зурайды-гаиләдә җиденче бала дөньяга аваз салды. Районда барлыгы күп балалы 130 гаилә бар. 96 гаиләдә өчәр, 21 гаиләдә дүртәр һәм 10 гаиләдә бишәр, ике гаиләдә алтышар бала тәрбияләнә.