Китпаханәләр юбилее

2012 елның 30 мае, чәршәмбе

   Узган пәнҗешәмбедә Кама Тамагы муниципаль район китапханә җитәкчеләре Кама Тамагы штп үзәк китапханәсендә җыелдылар. Чара Район китапханәсенең 90 еллыгына һәм балар китапханәсенең 60 еллыгына багышланган иде.

   Бәйрәм кызыклы үтсен өчен оештыручылар барысын да эшләгәннәр иде.Ветераннар үзләренең истәлекле хатирәләре белән уртаклаштылар, китап яратучылар үзләренең теләкләрен җиткерделәр. Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары, Нурия Хәбибуллина җитәкчелеге астында, үз чыгышларын әзерләгәннәр иде. Залда яңа китаплар, "Сезнең мавыгулар дөньясы"  күргәзмәләре оештырылган иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International