Руслан Өлфәтов, "Буинскгаз" ЭПУ Кама Тамагы районы буенча комплекслы газ хезмәте җитәкчесе.
Руслан Ашурали улы 1970 елның сентябрендә Таҗикстан ССРның Коммунист районы Куйбышев совхозында туган. Югары белемле. 2007 елда Казан Дәүләт архитектура-төзелеш университетын тәмамлый.
Хезмәт эшчәнлеген 1988 елда 1 разрядлы слесарь-сантехник булып башлый. 1988-1990 елларда Совет армиясе сафларында хезмәт итә. 1994 елда газ җиһазларын файдалану һәм ремонтлау слесаре, Кама Тамагы РЭГС АДС мастеры.