ТР Госалкогольинспекциясе җәйге чорга "Вакыты чыкмасын" акциясе игълан итә. Акция бөтен республика территориясендә үткәрелә.
Хәзерге вакытта контрольдә тотучы органнарның кибетләрне тикшерү мөмкинлеге закон нигезендә чикләнгәнлектән, кулланучылар хокукын бозуга граңданнар мөрәҗәгатьләре һәм шикаятьләре тикшерү өчен нигез була ала.
Районда "кайнар линия" телефоннары эшли: 884377-2-15-60.
Сатыла торган продукциянең яраклылык вакытына һәм саклау шартларына, шулай ук сәүдә нокталарына сатуга куелган вакыты чыккан азык-төлек товарларына игътибар һәм бу хакта Госалкогольинспекциясе аппаратына яки аның төбәк органына хәбәр итүегезне үтенәбез.