2019 елның 28 февралендә Үзәк китапханә бинасында Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы рәислеге астында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районының иҗтимагый оешмалары эшчәнлегенә багышланган киңәшмә узды.
1. Юманов Виталий Алексеевич - район ветераннар Советы Рәисе (пенсионерлар);
2. Иванова Фәүзия Хәбибулла кызы-район пенсионерлар берлеге рәисе;
3. Зубарева Анна Анатольевна - Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районында район инвалидлар җәмгыяте рәисе;
4. Гыймадиев Эдуард Марс улы – «Яшь гвардия» бүлекчәсе җитәкчесе;
5. Сорокин Александр Иванович - район Әтиләр Советы Рәисе;
6. Рахманова Ләйсән Рәшит кызы - район Хатын-кызлар Советы Рәисе;
7. Панчева Татьяна Николаевна – «Форпост» МУ;
8. Киселев Андрей Николаевич - «Юнармия» муниципаль штабы башлыгы;
9. Сороковнина Елена Владимировна - ТР Кама Тамагы муниципаль районында «Рус милли-мәдәни берләшмәсе» рәисе катнаштылар.
Утырышны район ветераннар ( пенсионерлар) Советы Рәисе Юманов Виталий Алексеевич ачты. Аннары иҗтимагый оешмалар вәкилләре үз оешмалары эшчәнлеге турында хисап бирделәр, түгәрәк өстәл артында сөйләшү тәртибендә куелган максатлар һәм бурычлар турында фикер алыштылар, булган проблемалар һәм аларны чишү юллары каралды.
Дискуссияләрдә Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы урынбасары Габидуллин Газинур Әүхәтович, Кама Тамагы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сороковнина Елена Владимировна актив катнаштылар.
Җыелышта муниципаль район башлыгы Наил Альберт улы Вазыйховның чыгышы тыңланды:
«Аралашырга, иҗтимагый оешмаларның агымдагы проблемалары турында фикер алышырга шат. Әмма иң беренче чиратта иҗтимагый оешмаларыбыз инде күп еллар алып барган эшләре өчен Сезгә рәхмәт белдерәсем килә. Безнең бөтен эш кешеләрнең хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау белән бәйле».