5 март - Эшмәкәрләр конференциясе

2019 елның 1 марты, җомга

2019 елнын 05 мартында 15.00 сәгатьтә Кама Тамагынын  штп Мәдәният йортында Татарстан Республикасы Кама Тамагы муниципаль районы эшмәкәрләр Иҗтимагый советының конференциясе узачак. Татарстан Республикасы Эшкуарлыкка ярдәм итү фонды, Сәүдә-сәнәгать палатасы, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Салым хезмәте вәкилләре катнашачак.

Көн тәртибендә сораулар:

 - эшкуарларның иҗтимагый советы составына үзгәрешләр кертү,эшкуарларның иҗтимагый советы рәисен сайлау;

 - салым салу законнарындагы үзгәрешләр;

- онлайн касса куллану;

- крестьян-фермер хуҗалыклары (КФХ) эшчәнлеге һәм хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерү турында;

- кече һәм урта эшмәкәрлеккә ярдәм итү чаралары.

Кече һәм урта бизнес вәкилләрен актив катнашырга чакырабыз.

 Мәгълүмат 8(84377)2-15-51 телефоны буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International