Кама Тамагы районы прокуратурасында Бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көнен үткәрү турында

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Прокурорының « Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында бөтенроссия эшкуарлар кабул итү көнен оештыру турында» гы 31.01.2019 № 6/20р боерыгы нигезендә, 2019 елның 7 маенда Татарстан Республикасы прокуратурасы органнарында эшкуарлык эшчәнлеге субъектларын чираттагы кабул итү көне узачак.

Кама Тамагы районы прокуратурасында эшкуарларны кабул итү 8.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча үткәреләчәк: Кама Тамагы штп, К. Маркс ур., 1 йорт.

Белешмәләр өчен телефон: 2-14-73.

Кама Тамагы районы прокуратурасы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International