«Бердәм Россия» праймериз кысаларында дебатлар

2019 елның 7 мае, сишәмбе

2019 елның 3 маенда Казанда «Бердәм Россия» праймеризы кысаларында дебатлар узды, анда Кама Тамагы муниципаль районы Башлыгы Вазыйхов Наил Альберт улы катнашты. Фикер алышуның темасы Авыл проблемалары һәм аларны хәл итү юллары булды.

Праймериз кысаларында дебатлар Яр Чаллы, Казан һәм Әлмәт шәһәрләрендә уза.

«Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты төрле темалар буенча 150 дән артык дебат оештыра: социаль сәясәт, сәламәтлек саклау, экология, мәдәният, икътисад һ.б. һәр мәйданчыкта ике кандидаттан алып алты кандидатка кадәр очрашырга мөмкин.

Татарстанда Бердәм алдан тавыш бирү көне (Россиянең башка төбәкләрендәге кебек) 26 майда узачак. Аның нәтиҗәләре буенча Татарстан Дәүләт Советына депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International