Район үзәгенең "Ключ" волонтерлар берләшмәсе иҗтимагый мөһим эшләр һәм акцияләрнең күбесендә катнаша.
"Богородский рай" социаль тернәкләндерү үзәгендә сәламәтлекләрен ныгытучы балалар белән волонтерлар - Кама Тамагы урта мәктәбе укучылары Светлана Кириллова һәм Чулпан Валиева сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау чарасы үткәрә.
Дәресләр кызыклы, мавыктыргыч формада үткәрелә, балаларга бик ошый. Үзәк белгечләре әлеге эш өчен кызларга рәхмәтле.