Агымдагы елда Балчыклы авылыннан Көрәлегә кадәр 4 километр озынлыктагы юлга "Вираж" ООО асфальт-бетон өслекле юл салачак.
Эшләр язын ук башланган иде һәм көзгә төгәлләргә планлаштыралар. Көрәлеләр бик канәгать һәм авылда яшәүчеләр өчен шушы әһәмитле мәсьәләне хәл итүчеләргә рәхмәтле.