Кама Тамагы районы буенча «Тәтеш халыкны эш белән тәэмин итү үзәге» дәүләт казна учреждениесе филиалы Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталында булуын хәбәр итә uslugi.tatarstan.ru Татарстан Республикасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау өлкәсендә электрон рәвештә иң кирәкле социаль хезмәтләр гамәлгә ашырылды.
Электрон хезмәтләр һәм сервислар Исемлеге порталның төп битендә «Хезмәт һәм мәшгульлек» бүлегендә урнаштырылган. Шәхси мөрәҗәгатьтән башка хезмәт алу шарты булып Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында стандарт хисап язмагын түбәндәге адрес буенча теркәү тора esia.gosuslugi.ru/registration.
Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында хезмәтләр һәм сервислар Исемлеге uslugi.tatarstan.ru
Хезмәт һәм мәшгульлек
1. Хезмәт базарындагы хәл турында мәгълүмат бирү
2. Гражданнарга туры килә торган эш эзләүдә ярдәм итү
3. Эш бирүчеләргә кирәкле хезмәткәрләр җыюда ярдәм итү
4. Гражданнарга һөнәри юнәлеш бирүне оештыру
5. Вакытлыча эшкә урнашуны оештыру
6. Иҗтимагый эшләрне түләүле оештыру
7. Эшсез гражданнарга һөнәри белем бирү һәм өстәмә һөнәри белем бирү, шул исәптән башка җирлектә дә
8. Эшсез гражданнарның үзмәшгульлегенә булышлык итү