Кама Тамагы делегациясе «Татарстанда кыр көне-2019» республика күргәзмәсендә катнаша

2019 елның 2 июле, сишәмбе

Бүген, 2019 елның 2 июлендә, Кама Тамагы районы делегациясе район Башлыгы Наил Альберт улы Вазыйхов җитәкчелегендә Татарстан Республикасының Лаеш районында 2 июльдән 4 июльгә кадәр уза торган «Татарстанда кыр көне - 2019» республика кыр форматындагы күргәзмәдә катнаша.

Ачылу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Чараның максаты – республиканың агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм үстерү, Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара багланышларын ныгыту, эшлекле элемтәләр урнаштыру.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International